Сайлауларга килеп беренче айфон отучы - Чаллыдан
Яңалыклар тасмасы

Сайлауларга килеп беренче айфон отучы - Чаллыдан

Бүген тавыш бирүчеләрнең һәркайсы кыйммәтле бүләкләр ота ала.

Сайлауларга килеп беренче айфон отучы - Чаллыдан. Ул гаиләсе белән 2нче гимназиядә тавыш бируче Надежда Капитонова.

Исегезгә төшерәбез, Бүген, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә, масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы уза. Анда республикабызда яшәүче һәр гаилә көн дәвамында 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, ике автомобильнең берсен яисә 11 смартфонының берсен ота ала.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк:

- 14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ТР сайлау участогы каршында «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында алып булачак) киеп бөтен гаилә белән фотога төшәргә;

- 14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фотоны #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга дигән ике мәҗбүри хэштег белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә урнаштырырга.

Мәҗбүри шартлар:

- Гаилә белән фото сайлау участогы каршында (тышкы яктан) төшерелгән булу шарт. Фотографиядә сайлау участогына керү урынының таныла торган элементы: язу, плакат, баннер куренергә тиеш.

- Фотографиядә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзек (ким дигәндә берәү) күренергә тиеш.

- #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотография урнаштырылган постта (комментарийләрдә түгел) булырга тиеш.

Фотоконкурста Татарстанда яшәүче һәм республикада даими яки вакытлыча теркәлгән кеше генә катнаша ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев