Сайлауларга килүчеләр автомобиль ота ала
Нинди шартларны үтәргә?
14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә, #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы дигән фотоконкурс узачак. Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләрне машина һәм смартфон белән бүләклиячәкләр. Бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
- тавыш биргәннән соң махсус браслет алырга;
- гаилә белән, браслетларны киеп, сайлау участогы фонында фотога төшәргә (участокка керү ишеге күренергә тиеш, баннер, плакатлар булса да яхшы);
- фотода ким дигәндә бер махсус браслет күренергә тиеш;
- фотоны «ВКонтакте»да 07:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьейнавыборы һәм #Татарстаналга хештеглары белән урнаштырырга. Катнашучының бите ачык булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев