Сак булыгыз! Мошенниклар яңа алдау ысулын уйлап тапкан
Хәзер алар ике этапта эшлиләр.
Мошенниклар өй телефоннарына шалтырата. Үзләрен телефон компаниясе хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Өй телефоны номеры яки линиясе үзгәрәчәге турында хәбәр итәләр. Аннан соң әкренләп исем-фамилияне, паспорт, шәхси счёт номерларын, адресны сораштыралар.
Бераз вакыттан соң тагын шалтыраталар. Бу юлы алар «Дәүләт Хезмәтләре порталына үтеп кергәннәр», «акчагыз куркыныч астында», «акчаны саклап калырга кирәк» дип куркыталар.
Сезнең исемнән кредит алынуы һәм акчаларның чит илгә, Украинага җибәрелүе турында әйтәләр. Җинаять эше кузгату белән яныйлар.
Чаллыда бер пенсионер шулай алданды. 120 мең сум акчасын ул курьерга мендәр эченә тыгып тапшырган. Мошенниклар корбаны булганын 3 көн үткәч кенә аңлаган.
Банк, полиция, ФСБ хезмәткәрләре булып шалтыраткан һәм акчаны куркынычсыз счётка күчерергә тәкъдим иткән кешеләргә хокук сакчылары ышанмаска чакыра. Шик уянса, 02 яки 102 номеры буенча шалтыратып сорарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев