Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: Татарстанга көчле салкыннар килә

«Татар-информ» хәбәр итте.

Бүген төнлә һәм 16 январьда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. 27 градус салкын булырга мөмкин. 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә көчле салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта, дип кисәтәләр.
Мондый шартларда республика халкы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиешләр:
– ватык мичләрне  файдаланмаска;
– кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
– эшләп торган мичләрне һәм электр җиһазларын караучысыз калдырмаска. Аларны балаларга карарга кушмаска. 

Белгечләр, Татарстан халкына җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: синоптиклар МСЧ Көчле салкыннар килә