Сакчылар кирәк
Чаллыда шәһәрнең өч паркы өчен сак хезмәте башкаручы оешма эзлиләр. Җиңү паркы, Комсомол һәм Яр буе паркларында һәм Тукай яр буенда куркынычсызлык һәм тәртипне тәэмин итүче хезмәт кирәк.
Әлеге урыннарда махсус постлар, видеокүзәтү урнаштырылган инде.
Мәдәният һәм ял паркы подрядчы эзли. Контрактның бәясе – 3,5 миллион сум. Килешү буенча эшләр май аеннан сентябрьгә кадәр аралыкта башкарылырга тиеш.
Җиңү паркында 1 нче пост урнашкан. Көндезге вакытта 4, төнлә биредә 2 сакчы кирәк. Икенче пост Мәйданда, анда – 1 сакчы , Тукай яр буенда 1, Комсомол паркында көндез ике, төнлә бер сакчы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев