Сәламәтлекне бушлай тикшерергә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлекне бушлай тикшерергә чакыралар

Мобиль поликлиника “Омега” сәүдә үзәге янында эшлиячәк.

1 һәм 2 мартта 9:00-17:00 сәгатькә кадәр шәһәрдәшләр сәламәтлекләрен тикшерә алачак. Биредә ЭКГ, флюрография үтәргә, анализлар бирергә, табиб белән консультация узарга мөмкин. Хатын-кызларны гинеколог һәм маммолог караячак. 

Тикшерү нәтиҗәләрен телефон аша белеп булачак. Үзең белән полис һәм паспорт булуы мөһим. 

Фото Чаллының сәламәтлек саклау идарәсеннән

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев