Салкын тигәндә дәвалану өчен гап-гади чаралар
Көз җиттеме, салкын тиеп авыручылар саны да күбәя.
Түбәндәге гади генә итеп әзерләнә торган дәвалану чаралары күпләргә ярдәм итәр.
* Салкын тисә, сарымсакны вак кыргычтан чыгарып 1:1 исәбендә бал белән кушып болгатыгыз. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы катнашманы су белән эчегез.
* 1 аш кашыгы кипкән ромашка үләнен кайнар суда төнәтегез, термоста 30 минут тоткач, сөзегез. Аңа 1 чәй калагы бал өстәп, чәй урынына эчегез.
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев