Салкынча, яңгырлы көн көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 14 августта, Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә.
Республикада болытлы була. Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда (шул исәптән Казанда) секундына 15-17 метрга кадәр җитә.
Көндез Татарстанда һава +12, +17 градуска кадәр генә җылыначак. ТР башкаласында һава температурасы бары тик +12, +14 градус кына булачак.
Чаллыда иртән – 14, көндез 17 градус җылы көтелә. Яңгыр яву ихтималы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев