Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Шамил Әюпов: «Спорт - иң яхшы социальләшү чарасы»

14 апрельдә «Шәһәр СВО ветераннары советы» теркәлгәннән бирле нәкъ бер ел тулды.

Ватанны саклаучыларның тылда нинди кыенлыклар белән очрашулары, авыр яраланган сугышчыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренең ничек хәл ителүе һәм бүгенге көндә «Аҗаган» уенын ни өчен фронтовиклар оештыруы турында оешма җитәкчесе Шамил Наилович белән әңгәмә кордык.


– Шамил Наилович, тиздән сезнең берләшмәгез беренче җитди юбилеен билгеләп үтәчәк. Оешу тарихын сөйләп үтегез әле?
– Чынлап та, апрельдә СВО ветераннары ассоциациясен төзүгә бер ел тулды. Без бишәү идек: өч мобилизацияләнгән солдат, бер контрактчы һәм бер ЧВК сугышчысы. Рәсми рәвештә 14 апрельдә теркәлдек. Шәһәр җитәкчелегенә, шәхсән Наил Мәһдиевка зур рәхмәт – башлангыч этапта безгә бик нык ярдәм иттеләр. Бина бирделәр, ремонт ясарга, җиһазлар һәм кирәкле оргтехника белән тәэмин итәргә булыштылар. Оештыру мәсьәләләрен май бәйрәмнәреннән соң ук хәл итеп бетердек. Июньдә төзекләндерү эшләрен тәмамладык, ә июльдә инде үз «штабыбызга» кереп, ветераннарны актив кабул итә башладык.

– Сез эшне планлаштыра башлаганда, үз алдыгызга билгеле бер максатлар куйгансыздыр. Бу бер ел эчендә ассоциация бурычлары турындагы күзаллавыгыз үзгәрдеме? Эш күләме арттымы?
– Максатларыбыз элеккечә калды – безнең берләшмәдә беркем дә үзен проблемалары белән ялгыз хис итәргә тиеш түгел, һәркем дус гаилә әгъзасы. Шулай да тормыш үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер беренче планга реаль адаптация һәм социальләштерү чыкты. Бүген иң зур сынау – эшкә урнаштыру. Бу юнәлештә без катлаулы хәлләр белән очрашабыз. Иң авыр категория – фронтка төрмәләрдән киткәннәр, элек төрле маддәләр буенча хөкем ителгән ЧВК хезмәткәрләре. Кызганычка каршы, күп кенә предприятиеләр әлегә кадәр аларга шикләнеп карый һәм эшкә алудан баш тарта. Безгә бу мәсьәләгә шәхсән кысылырга, сөйләшүләр алып барырга туры килә.

– Сәламәтлекләре аркасында элеккеге һөнәрләренә кайта алмаганнарга ничек ярдәм итәсез?
– Моның өчен безнең «Союзники» дигән искиткеч проектыбыз бар. Мисал итеп Марсельне китерә алам – аны күпләр «Мотор» позывное буенча белә. Егетнең бер кулы юк. Безнең проект аша ул логист һөнәренә укып чыкты. Ул бердәнбер түгел – күп кенә егетләр яңадан укып, һөнәр алалар. «Мотор» өчен бу бик мөһим иде: күптән түгел аның икенче баласы – кызы туды! Аңа инвалидлык буенча бирелә торган пенсиягә генә карап көн итәргә түгел, ә зур гаиләсен туендыру өчен лаеклы хезмәт хакы алырга кирәк.

– Ә фронттан үз оешма-предприятиеләренә эшкә кайтучыларның хәлләре ничек?
– Мобилизацияләнгәннәр белән хәлләр гадирәк һәм тотрыклырак. Канунда ачык язылган: эш урыны сугышчы өчен бер ел дәвамында саклана. Армиядән хезмәтне тәмамлап кайткач, кешенең тернәкләнү өчен тагын өч ай вакыты бар, шуннан соң ул үз цехына эшкә чыга ала. «КАМАЗ»да барлык кеше диярлек сафка кайтты. Әлбәттә, аерым очраклар бар – кеше, әйтик, яраланудан соң кулын яки аягын югалтканнан соң, физик яктан авырлык күтәрә алмый. Ләкин предприятиеләр ярдәмгә килә: егетләрне холдинг эчендә башка белгечлекләргә яңадан укыталар.

– «Спорт России» дигән дәүләт программасы да бар бит. Аның мөһим юнәлеше – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптив спортны үстерү, ветераннарны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү. Димәк, бу юкка түгел – спорт сезнең эшчәнлектә зур урын алып торамы?
– Спорт – иң яхшы социальләшү чарасы. Узган ел без бик күп турнирлар үткәрдек, быел инде ату һәм йөзү буенча ярышлар оештырдык. Чиратта – шахмат. Без һәрвакыт призлар, кубоклар әзерлибез. Беләсезме нәрсә куандыра? Бик күп кеше катнашырга теләк белдерә. Ветераннар гына түгел, аларның гаиләләре, тол калган хатыннар, һәлак булган геройларның балалары да килә. Бу аларга үзләренең ялгыз түгеллекләрен, тормышның дәвам итүен тоярга ярдәм итә.

– Сезнең карамактагылар хәтта федераль дәрәҗәдәге биеклекләрне дә яулыйлар, дип беләм.
– Әйе, безнең егетләр адаптив спорт проектларында актив катнашалар. Тимур Нусратов һәм тагын берничә ветеран йөзү буенча ярышларда булдылар – дистанцияләр авыр бирелде, әмма алар ахыргача йөзеп килделәр, үз характерларын күрсәттеләр. Аерым горурлыгыбыз – «Абилимпикс» конкурсында катнашу. «Вагнер» ЧВК сугышчысы, аягын югалткан Эльдар Карюков башта республика дәрәҗәсендә, ә аннары Мәскәүдәге финалда призлы урын алды. Сынмас ихтыяр көченең тагын бер мисалы – Саша Антонов. Ул минем полкта инженер-сапер ротасы старшинасы иде. Шартлауга эләгеп, Саша бөтенләй сукыр калды: бер күзе пыяла, икенчесе күрми. Ләкин аңа карагыз – ул Халык фронтының актив әгъзасы, һәрвакыт хәрәкәттә, барлык проектларда катнаша. Яныңда шундый кешеләр булганда, калганнарга кул кушырып утыру оят.

–    СВОда катнашучыларга медицина ярдәме ничек оештырылган?
– Шәһәр мэры һәм республика Рәисе СВО ветераннарына бик сак карыйлар һәм игътибар күрсәтәләр. Операция башланганнан бирле медицина хезмәте күрсәтү сукмакка салынды. Әгәр юл башында контрактчыларны гражданнар хастаханәләренә кабул итү буенча сораулар булса (мобилизацияләнгәннәрне БСМПда һәм поликлиникаларда проблемасыз кабул итә иделәр), хәзер система камил рәвештә көйләнгән. Сугыш ветераннары госпитале базасында куәтле блок булдырылды. Анда махсуслаштырылган 408нче кабинет эшли – анда бары тик хәрби хәрәкәтләр ветераннарын гына кабул итәләр. Чиратлар юк, яралануларның үзенчәлекләрен һәм сугышчыларның психологик халәтен бик яхшы аңлыйлар. Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә мин ТР Рәисеннән хәрби хәрәкәтләр ветераннары госпитале өчен аерым бина бүлеп бирүдә ярдәм сорадым. Чөнки хәзерге бинада ветераннар дәваланудан тыш, Кама аръягы төбәгенең тернәкләнү үзәге дә урнашкан. Аның ничә процент икәнен белмим, әмма бинаның зур өлеше нәкъ менә шул үзәк белән алынган. Шуңа күрә мин Рәистән яңа бина сорадым. Хәзер бу юнәлештә актив эш алып барыла: 8нче комплекстагы госпитальне тулысынча хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен бушатыргамы, яисә медицина шәһәрчегендәге элеккеге перинаталь үзәк бинасын тулысынча хәрби катнашучылар өчен үзгәртеп корыргамы дигән сораулар карала.

– Протезлау белән хәлләр ничек? Безнекеләр башка шәһәрләргә йөриме?
– Хәзер иң якын урын – Казан. ТР сәламәтлек саклау министры, госпитальнең баш табибы белән сөйләшкәндә, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен булачак аерым бинада протезлау компанияләренең филиалларын булдырмакчылар. Бу безнең егетләр үлчәп карау (примерка) өчен Казанга, Мәскәүгә яки Питерга барып йөрмәсеннәр, ә барысы да биредә булсын өчен эшләнә. Шәһәребездә андыйлар күп. Мәсәлән, активистыбыз Таһир Әбелханов – ул үзе дә медик. Сул аягы юк. Протез белән мәктәпләргә йөри, чаралар уздыра. Күптән түгел ике аягы да булмаган Артур Вәлиев исемле сугышчыбыз кайтты. Аның янына барып кайттык – хәрәкәт итә, «протезлар куйгач та, шунда ук эшкә чыгам», – ди. Күп кенә егетләрнең фикерләве шундый позитив.

– Бүген ветераннарның җәмәгать миссиясе нәрсәдән гыйбарәт?
– Бездә якынча 40 кешедән куәтле актив төркем формалашты. Бу кешеләрне без даими рәвештә «Батырлык дәресләре» уздыруга һәм патриотик эшкә җәлеп итәбез. Хәзер шәһәрнең барлык районнарында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары бара. Безнең ветераннар анда – төп экспертлар һәм оештыручылар. Сез, мөгаен, бездә кораллар, сугыш кирәк-яраклары, гранаталар күргәнсездер? Без бу уку әсбапларын «Аҗаган»нарда егетләр заманча автоматны белсеннәр, имитация гранаталарының ничек шартлаганын ишетсеннәр, пневматикадан атырга өйрәнсеннәр өчен кулланабыз. СВО ветераннарының тәҗрибәсе бәяләп бетергесез – алар китаплар буенча түгел, ә реаль тәҗрибәдән чыгып өйрәтәләр.

– Сез күп очракта егетләр оптимист булган мисаллар турында сөйләдегез. Ләкин тыныч тормышта үз урынын табарга кыенсынган кешеләр дә бардыр?
– Әлбәттә, бар. Мондый мисаллар җитәрлек. Алар күбрәк гаиләгә кагыла, без гаилә мөнәсәбәтләренә кысыла алмыйбыз. Ветеран белән сөйләшеп, аны туры юлга бастырырга тырышабыз. Алга таба ничек яшәргә кирәклеген аңлатабыз. Аллаһы Тәгалә безгә тагын бер мөмкинлек биргән икән, моны дөрес кулланырга кирәк – гаиләдә җәнҗал чыгарырга яки тормышны хәмергә, наркотикларга сарыф итәргә түгел.

– Кайчан да булса бу хәрби операция тәмамланачак бит, барысы да кайтачак. Җәмгыять моңа ничек карарга тиеш? Алар белән ничек элемтә урнаштырырга?
– Без барыбыз да җиңүне, хәрбиләрнең өйләренә кайтуын көтәбез. Хәрби хезмәткәрләрнең төп өлеше үз эш урыннарына кайтыр, дип уйлыйм. Сугышчыларга карата хөрмәт борынгы заманнардан ук барлык гасырларда да булган. Минемчә, ветераннарның да, җәмгыятьнең дә төп өлеше бер-берсенә хөрмәт белән карарлар һәм уңай аралашырлар. Без дә моңа һәрвакыт ярдәм итәчәкбез.

Белешмә
Марсель Абдуллин, («Мотор» позывнойлы): «Мин 2023 елда фронттан кайттым. «Союз-логистик» оешмасында укып, логист һөнәрен үзләштердем. Минем бер кулым урынында протез, эштә бу комачауламый. Хезмәттәшләр аңлап карый. Әмма үземне кызганганнарын сизсәм, җенем сөйми – бу сине көчсез итә. Мин шаяртуга борам: «Менә миңа бер генә перчатка җитә, тырнакны кисәргә кирәкми, кул өшеми», – дип шаяртам, да мөнәсәбәтләр җайлана, киеренкелек бетә. Әле Шәһәр Советының сессиясенә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килгән иде – минем кулымны кысты. Ә протезны озак киеп йөрсәң, ул тыңламый башларга мөмкин. Рәиснең кулын кысты да җибәрми торды – көлешеп алдык инде».

Нур Ибраһимов, («Историк» позывнойлы): «Мин фронттан 2025 елда кайттым. Алда тернәкләндерү көтә – җилкәгә операция ясатасы бар. Хәзер логист ярдәмчесе булып эшлим, «Батырлык дәресләре» уздырам. Мин үзем мәктәптә бер дә эшләмәсәм дә, белемем буенча тарих укытучысы. Шуңа позывноем да «Историк» иде. Мәктәпләрдә балалар белән аралашу ошый, хатлар да яздырам.

Мин үзем белән фронттан 5 хатны кире алып кайттым. Берсенең авторын таптым – ул кызчык Самара ягыннан. Җәен аның туган көненә күчтәнәч алып барып та килергә иде. Бу хатлар хәрби хәрәкәтләр зонасына бик кирәк».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО ветераннары