Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте коллективына: «Сез – профессионаллар!»

«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры оешманың 16 еллыгы белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле коллегалар!

Сезне ихластан «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең 16 еллыгы белән тәбриклим. Бүген «Татмедиа» – Идел буенда иң зур медиахолдинг. 66 фиалда барлыгы 1642 кеше хезмәт куя. Һәркайсыгыз әлеге зур команданың алыштыргысыз өлеше, чөнки Сез – профессионаллар.

Бүген без традицияләрне саклап алга таба барабыз. Татарстан журналистикасы тарихында зур роль уйнаган, аны аякка бастырган шәхесләрне, зур тарихы булган басмаларны онытырга хакыбыз юк. Шул ук вакытта заманча яңа форматтагы медиалар булдыру, хәзерге аудиториягә якын һәм аңлаешлы булу – безнең бурыч.

Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калам!» диелә котлауда.

«Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән Айдар Сәлимгәрәев тә котлады. Моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев