Сания НАТАРОВА: «Һәр эшнең җаны – кеше»
Кама буенда куәтле заводларны һәм Чаллыны торгызган фидакарьләр турында сүз алып барганда, без, гадәттә, төзелеш мәйданнарында алны-ялны белми эшләгән фидакарь хезмәткәрләрне күздә тотабыз.
«Кулыма мастерок тотып эшләмәдем, анысы хак, ләкин кешеләр белән эшләүнең дә кыйммәте бәяләп бетергесез, чөнки һәр эшнең җаны – кеше», – ди төзелеш ветераны, КАМАЗ төзелеше ударнигы Сания Мөхәммәтҗан кызы Натарова.
Гүзәл Кама буенда куәтле заводларны һәм Ак каланы торгызган фидакарьләр турында сүз алып барганда, без, гадәттә, төзелеш мәйданнарында алны-ялны белми эшләгән атаклы бригадирларны, ташчыларны, бетончы һәм монтажчыларны, бизәүчеләрне күздә тотабыз. Әйе, аларның куйган хезмәте бәяләп бетергесез. Ләкин төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, партия хезмәткәрләре, идеологлар да зур өлеш керткән бит төзелешкә. Алар да үз бурычларын, чын күңелдән бирелеп, намус белән башкарганнар. Әйдәп баручылар, үрнәк күрсәтүчеләр, күтәренке рух һәм романтика сакчылары булганнар.
Язмабыз герое Сания ханым Натарованы чордашлары, хезмәттәшләре яхшы хәтерлидер. Ул үзе дә удар төзелеш елларын, «Металлургстрой» төзелеш идарәсенең комсомол комитетында идеология эше һәм кадрлар әзерләү өчен җаваплы чакларын еш исенә төшерә, аның өчен барысы да, әйтерсең, әле кичә генә булган…
Чаллы туфрагына аяк баскач
1969 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, мәктәптә ел ярым эшләгәннән соң, Арча кызы, өметле яшь педагог Сания Мөхәммәтҗан кызы комсомолның Кукмара район комитетына икенче секретарь итеп билгеләнә. Аннары ул, комсомолда эшләвен дәвам итү өчен, Казанга яисә Чаллыга күчәргә тиеш була. Сания, билгеле, бөтен илне шаулаткан бөек төзелешне сайлый һәм 1972 елның февраль азагында Чаллыга килеп төшә.
Шәһәр комсомол комитеты секретаре Валерий Кузьмин «Камгэсэнергострой»га барырга куша аңа, Санияне хәтта «Вогла» машинасында озатып та куялар әле.
Шул ук көнне Кою заводының торак мәйданында оештырылган күңел ачу чарасында катнашырга да, кичен тулай торакка урнашырга да өлгерә ул. Урнашып йөргәндә үк, үзе Кукмарадан «КАМАЗ» төзелешенә озаткан кызлар белән очрашып, якын туганнар кебек сөенешкәннәре хәтерендә. «Аягымда киез итекләр иде, тик бер атнадан ук аларның кирәге калмады, язгы су төште. Ә минем бүтән аяк киемем юк! Ярый инде, иптәш кызым үзенең резин итекләрен биреп торды...» – дип, ихласлык һәм эчкерсез дуслык мохитендә башланган көннәрен искә ала.
Әйе, илебезнең төрле почмакларыннан «КАМАЗ» төзелешенә килгән яшьләр бер гаилә булып яшиләр. Шул гаиләгә Сания дә килеп кушыла. Яңа хезмәт урыны – «Металлургстрой» төзелеш идарәсе үзе дә яшь әле: «КАМАЗ»ның Кою заводын төзү өчен СССР Энергетика министрлыгы приказы белән 1971 елның 22 февралендә «Камгэсэнергострой» берләшмәсе составында оештырыла ул. Биредә Санияне җылы каршы алалар, идарәнең комсомол комитетына идеолог итеп билгелиләр. Шул көннән башлап, кешеләр белән эшләү аның тормыш рәвешенә әверелә.
«Еракта, ялан кырда кып-кызыл тузан болыты күтәрелә – скреперлар завод торгызыласы мәйданда җир актаралар...» – 1972 елның кызу җәе аның хәтерендә шулай калган.
Һәр эшнең җаны – кеше
Декрет ялыннан соң Сания Натарованы кадрлар әзерләү буенча инженер итеп куялар. Көн дә, төн дә димичә, эшкә килүчеләрне каршы алып, урнаштырып торырга туры килә кадровикларга. Эшкә урнаштыру гына җитми, көнкүрешләрен дә җайга салырга кирәк бит әле – төзелеш мәйданнарында эш көйле барсын өчен, төзүчеләрнең көндәлек тормышы уңайлы булу шарт. Тормышы көйле кешенең генә эштә гаме була. «Кадрлар белән эшләү – искиткеч күпкырлы һәм җаваплы хезмәт ул, чөнки завод һәм шәһәр төзелеше беренче урында булса да, һәр эшнең җаны булып кеше тора бит», – ди Сания ханым.
Аннары, килүчеләр арасында һөнәр алып өлгермәгәннәре күп, андыйларны укыту комбинатына җибәрәләр. Соңрак оешманың үз укыту-методика үзәге булдырыла. Ул елларда 22, 24, 25, 27нче төзү-монтаж идарәләрен берләштергән «Металлургстрой»га 1981 елда «Промстрой» идарәсе дә килеп кушыла. «Барыбызның да максаты бир иде ул вакытта, – дип сөйли ветеран, – үз оешмабызны тагын да яхшырту, аны данлы да, шанлы да итүгә үзебездән өлеш кертү».
Сания Мөхәммәтҗан кызына кадрлар әзерләү буенча инженер гына түгел, методик үзәк инженеры, торак белән тәэмин итү буенча инженер вазифаларын да башкарырга туры килә. Төп хезмәтеннән тыш, ул җәмәгать эшендә актив катнаша. Шимбә-якшәмбе көннәрендә коллектив белән ял базаларына чыгу, спорт ярышлары, «Кызыл почмак»та төрледән-төрле чаралар оештыру, бәйрәм демонстрацияләрендә бердәм булып катнашу – барысында да җаваплылык тоеп башлап йөри. Тормышны яратуы белән дә, ачык күңеле, туры сүзе белән дә кешеләрне үзенә тартып тора Сания. Хатын-кызлар советы әгъзасы буларак актив эшләгәне өчен, ул шәһәр партия комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Хәлиткеч очрашулар
Тәҗрибәле олы җитәкчеләр белән эшләргә насыйп була Сания Натаровага. Хезмәт юлында абруйлы шәхесләр очравын үз язмышында хәлиткеч дип бәяли, чөнки кешеләр белән эшләү үрнәген нәкъ менә алардан ала ул. «Бик таләпчән, үзен дә, башкаларны да аямый торган кеше иде», – дип, предприятие җитәкчесе Александр Андреевич Кичадан башлап, һәркайсына булган җылы мөнәсәбәтен, хөрмәтен белдерә. «Сергей Павлович Ямашев кеше хезмәтен бәяли белә, бик ихтирам итә иде. Иң болгавыр елларда да аның предприятиене таркатмыйча саклап кала алуы безнең өчен аеруча кыйммәт булды. «Металлургстрой»ның кадрлар туплау остасы Рафаил Сәхабетдин улы Рәфыйков белән иңгә-иң торып эшләдек. Марат Фәйзелхак улы Йосыпов – үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче, яңалыкка омтылучан белгеч иде, ул да минем өчен үрнәк булды. Арамаис Әфәндиевич Манукян икътисади хезмәтне җитәкләгәндә дә, «Металлургстрой-Ветеран»ны оештыргач та бик җитди, таләпчән булды. «Соңыннан кеше күзенә карарга оят булмаслык итеп эшләргә кирәк!» – аның тормыш девизы шундый иде. «Металлургстрой-Ветеран» озак еллар бердәнбер мөстәкыйль ветераннар берләшмәсе булды. Уставы, мөһере бар иде, ветераннарның берсен дә игътибардан читтә калдырмый идек. Әле дә хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз. Җае табылганда, җыелышабыз да».
Бар яктан да гүзәл булу өчен...
«Кеше бар яктан да гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, фикерләре дә», – А. П. Чехов шулай дигән. Ягъни кеше камиллеккә омтылырга тиеш. Нәкъ менә шундый омтылыш Саниягә дә хас: матурлыкка тартылырга мәҗбүр итә, күңел байлыгы тупларга этәрә аны бар нәрсәдә камиллеккә ирешү теләге. Яшь кеше өчен талантлы шәхесләр белән очрашуларның кыйммәт булганлыгын ул чакта хәзерге кебек үк аңламагандыр да, бәлки, ләкин алардан алган тәэсирләре әле дә тоныкланмаган икән – алар көчле булган, димәк. Әйтик, Мәскәүдәге театраль очрашуларга эләгүе өчен бүген дә сөенеп бетә алмый әле ул: «Андый мөмкинлек турында хыялланганмыни инде мин! «Россия» кунакханәсендә яшәдем. Таганкадагы театрда «А зори здесь тихие» спектаклен карау бәхете тиде. Бик нык тәэсирләнеп кайтканым хәтердә. Чаллыга олимпияле спортчылар килүе, авыр атлет-штангачы Медведьны төзелеш объектында бетон койганда рәсемгә төшерүләр бүгенгедәй күз алдымда. Владимир Высоцкий, Александр Масляков чыгышларыннан алган тәэсирләр дә җуелмый».
Яшәү көче – туганлыкта
Яшәү көчен гаиләсеннән ала ул. «Гаиләм минем өчен һәрвакытта беренче урында. Кызым Анжелика Юрьевна бүгенге көндә медицина клиникасында эшли. Ике оныгым Эвелина белән Ангелина да югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Оныкчыкларыма бик кирәк әле мин, шуның белән бик бәхетле дә», – ди.
Үзенә тартып тора
Әйе, кайчандыр Чаллы төзелешенә килгән егерме яшьлек егетләр һәм кызлар инде өлкән ил агалары, апалары хәзер. Өлкәнәя баруларына карамастан, аларның күңелләрендәге яшьлек рухы һаман да сүрелмичә яши әле. Шул аларны берләштерә дә. Әнә бит, Сания ханым да: «Без хәзер дә шундый бердәм», – дип сөенеп, әлеге фикерне раслап тора. Дуслары Валентина Капитоновна Кондусова, Валентина Демьяновна Прокудина, Людмила Дмитриевна Непеина белән аралашып яшәүне дә зур бәхеткә тиңли. Бакча гөлләре үстереп юана. Татар хатын-кызларына хас булганча, тәмле ризыклар әзерләп, балаларын, дусларын сөендерә. Ләкин татар милли ризыкларына артык мөкиббән булмавын яшерми (эчендәге – тышында инде аның!): «Ирем Грузиядән иде, ул мине грузин кухнясына гашыйк итте», – ди, уенын-чынын бергә кушып.
Сигез дистәсен түгәрәкләп килүче Сания ханым Натарова янып торган кыз чагын, комсомол юлламасы белән Чаллыга килеп, Бөтенсоюз удар төзелешендә рухланып эшләп йөргән бәхетле елларын менә шулай сагынып искә ала. Күңел халәте белән һаман да яшь әле ул. Аның һаман да егәрле, зиһенле, җете булып калуын күреп сокланмый мөмкин түгел.
Ризидә Камалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев