Сара Садыйкова исемендәге концерт залына ремонт ясау вакыты билгеле
Бу хакта учреждениенең директоры хәбәр итте.
Соңгы елларда Чаллыда социаль-мәдәни объектлар төзелә. Искеләре ремонтлана. Сара Садыйкова исемендәге концерт залына ремонтны шәһәрдәшләр дә, артистлар да күптәннән көтә.
– Сара Садыйкова исемендәге концерт залын капиталь ремонтлауның проекты әзер инде. Аллаһы боерса, ул бик матур булачак. Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «2026 елда С.Садыйкова исемендәге концерт залы белән «КАМАЗ» мәдәният сараена ремонт ясыйбыз», – диде. Без аңа ышаныбыз, чөнки ул сүзендә тора. Ул чагында Сара Садыйкова исемендәге концерт залына илебезнең күренекле артистлары, театрлар да килә алачак. Әлегә Камал театры кебек зур декорацияле коллективлар бездә чыгыш ясый алмый. Чөнки техник мөмкинлекләр юк, – диде Фәнил Салихов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев