Сәрия Сабурская Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
«Татар информ» хәбәр итте.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкына халыкара Кеше хокуклары көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«1948 елның 10 декабрендә шәхеснең һәм аның хокукларының өстенлекле булуын раслаган документ – Кеше хокукларының гомуми декларациясе кабул ителде. Бу әһәмиятле вакыйга нәтиҗәсендә раса, тән төсе, җенесе, теле, дине, сәяси яки башка карашлары, милли яки социаль чыгышына, милек, сословие яки башка хәленә карамастан, һәр кешегә хас булган аерылгысыз хокуклар игълан ителде», – дип билгеләп үтте ул.
Аның әйтүенчә, бу көн – үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белүнең, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карауның һәм үз-үзенә ярдәм итә алмаучыларга булышуның мөһимлеген искәртү ул.
«Кеше хокукларын яклау институтлары – заманча, цивилизацияле һәм демократик дәүләтнең аерылгысыз һәм фундаменталь мөһим характеристикасы, – дип искәртте Сабурская. – Безнең уникаль республикабызда төрле диннәр һәм милләтләр, төрле берләшмәләр һәм тел төркемнәре үзара яраша, әмма иң мөһиме – бердәмлек һәм бер-береңә хөрмәт», – дип белдерде ул.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук хокук яклау эшчәнлегендә катнашучы гражданнарга һәм оешмаларга, аерым алганда, республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы иҗтимагый ярдәмчеләргә, социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмаларга, экспертларга һәм гаммәви мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренчә, бүгенге көн хокук яклаучылардан стандарт булмаган карарлар һәм оператив гамәлләр таләп итә. «Мондый вакытта кеше хокукларын яклауның тынычлык һәм иминлек хөкем сөргән чорга караганда әһәмияте тагын да арта», – дип билгеләп үтте ул.
Сабурская гражданлык мәсьәләләренең дә өстенлекле булып калуын искәртте: «Безнең төп бурыч – мөрәҗәгать итүче һәр кешегә иң кыска вакыт эчендә ярдәм итү», - диде ул.
«Бу көн сезнең өчен онытылмас кыйммәтләрнең – тигезлек, гаделлек һәм кешелек дәрәҗәсенең гәүдәләнеше булсын. Бу кыйммәтләр безгә тынычлык, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч бүләк итсен. Сезгә оптимизмны югалтмавыгызны һәм дус-тату яшәвегезне телим», – дип тәмамлады ул сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев