Сарман районына кош-корт гриппы яный
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 9 районында карантин игълан итте.
Лениногорск районы фабрикасында кош гриппы теркәлде. Куркыныч инфекция таралмасын өчен 220 меңнән артык тавык юк ителде. Шулай ук йомыркалар да утилизацияләнде. Фабрикадан кош-корт азыгын чыгару, чирле кошларны дәвалау, продукция алу максатыннан хайваннарны чалу, каурый һәм мамыкларын йолку, инвентарь чыгару, инкубациягә йомырка кую һәм башка төр процедуралар катгый тыела.
Лениногорскта карантин игълан ителде. Аннан 55 км ераклыкта булган районнар да хәзер куркыныч астында. Исемлектә 8 муниципаль берәмлек: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев