Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укытучы елаган

7 укучысы ЕГЭда 100 балл җыйган.

Еламаслык та түгел. 30нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкина илкүләмендә рекорд куйды. Аның 7 укучысы ЕГЭда 100 балл җыйды. Ике укучысына максималь балл җыярга нибары берешәр балл җитмәгән. Калганнарының да нәтиҗәләре югары. Мондый укучылар әзерләгәне өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ольга Калинкинага 200 мең сумлык премия тапшырды. 

7 укучыгыз 100 балл җыяр дип көтмәгәнсездер дә? 
-    Алдагы елларда укучыларым ЕГЭда 99 балл җыялар иде. Быел берсе булса да бирергә тиеш дип өметләндем. Әмма моның чаклы булыр дип һич уйламадым. Иртәнге сәгать 3тә укучыларым бер-бер артлы «100 балл җыйдым», дип җибәрә башладылар. Йокым качты. Үзем сөенәм, үзем елыйм. Ирем миңа карап аптырый. Хис-кичерешләремне аңлатырлык түгел иде. Әле һаман да күзгә яшьләр килә. Күпме еллар эшләп укучыларың шундый югары нәтиҗәгә ирешсен әле! Зур сөенеч бит бу! 

Димәк, укучыларны имтиханга җаныгызны биреп әзерләгәнсез. 
-    Шулай. Без бик күп әзерләндек. Аларны тиешенчә өйрәтергә тырыштым. Мәктәптән кичке 5-6да гына өйгә кайтып китә идем. Максатым – хәтерләрендә сеңдереп калдыру иде. Әйтергә кирәк, балалар да бик тырыш булдылар. Җәйгә әзерләнергә биргән биремнәрнең берсен калдырмадылар. Бер калын дәфтәрне чишеп тутыралар иде. 

ЕГЭ психологик яктан да авыр диләр. Балалар ныклап әзерләнсәләр дә, борчылганнардыр? 
-    Борчылмыйча. Үзем дә алар өчен борчылдым. 2-3 ел элек кызыл дипломга баручы кызым, борчылып, хәтта баллар буенча киртәне үтә алмады. Башы авыртып, куллары өшеп, биремнәрне тиешенчә чишә алмады. Югыйсә, белмәве аркасында түгел. ЕГЭга әзерләнгәндә: «Борчылмагыз, тынычлап биремнәрегезне эшләгез, сез барысын да беләсез һәм булдырачаксыз», - дип гел әйтә килдем. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга барганда да алар белән бардым. Борчылып чыкканнарын көтеп тордым. 

Укучыларыгыз медицина вузларына керергә җыенамы? 
-    Бөтенесе дә медицина юлыннан китәргә уйлый. Узган ел күбесе стоматологка укырга керделәр. 

Горурланырлык табибларыгыз саны арта.
-    Казанда мин укыткан Катя Сафронова онкологик үзәктә маммолог булып эшли. 2016 елда укуны тәмамлаган Нәҗметдин исемле тагын бер укучым Чаллыда стоматолог. «Балаларны укыту буенча сез - талант. ЕГЭны күбесе 100 баллга тапшырганнар. Котлыйм сезне», - дип язып җибәргән. Табиб булып эшләүче укучыларым күп. Һәм иң мөһиме – мине онытмыйлар. 

Үзегезне йолдыз итеп хис итәсездер?
-    Котламаган кеше калмады. «Синең турыда укыдык, син – йолдыз», - дип язалар. Мэр Наил Мәһдиев котлады. Интервьюлар алалар.  Мондый игътибарга күнекмәгән бит мин. 

Сез усал укытучымы? 
-    Юк, таләпчән. «Контроль эшен эшләгәндә сезне шулхәтле усал дип уйлаган идем, сез шундый әйбәт икән», - дип килеп әйткәне бар хәтта бер укучымның. Таләп итмәсәм, алар өйрәнмиләр бит. 

Ничә ел укытасыз инде?
-    Хәтта әйтә алмыйм. Күптәннән.  

Кайда укыдыгыз? Гомер буе мәктәптә эшләдегезме? 
-    Мин Казанның химик-социологик институтында белем алдым. Башта инженер-гальваник булып эшләдем. Соңыннан Чаллының 1нче мәктәбенә эшкә кердем. Кама дәүләт автомеханик техникумда да хезмәт куйдым. Аннан соң 30нчы мәктәпкә чакырдылар. Монда инде 6 ел эшлим. Профиль классларны укытам. Эшемне бик яратам. «Үз гаиләсендә һәм өендә бәхетле кеше - чын-чынлап бәхетле», - дигән бит Лев Николаевич Толстой да.  Мәктәптә укыганда укытучым: «Укытучылыкка бар», - дип әйтә торган иде. Мин химияне яратам, дип химик-социологик институтны сайладым. Әмма язмыш барыбер укытучылыкка алып килде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев