Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сатучылар кибеткә кергән кешене кыйнаган ВИДЕО

Социаль челтәрләрдә шаккаттыргыч видео таралды. Анда ике хатын-кызның азык төлек кибетендә бер кешене тотканы күренә. Берсе аны аяклары белән типкәли.

Пабликларда әлеге вакыйганың Чаллының 18нче комплексында урнашкан Продслава кибетендә булганын хәбәр итәләр. Кадрлардан күренгәнчә ир-атны хатын кызларның берсе тотып тора, икенчесе ике кулы белән капюшоныннан тотып, аяклары белән тибә. Тагын бер кибет хезмәткәре  коелган товарларны җыя.

Комментарийларда язган фикерләр  төрле.. Берәүләр сатучыларның мондый гамәлен хуплый: "Урларга ярамый, сабак булыр" дия. Икенчеләр "Хатын-кызларга болай килешми", " Бу эшне сатучылар түгел, сак хезмәте яки полиция башкарырга тиеш" ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев