Сатып алучыларга 24 млн сум акча кайтарылды
Бу хакта Роспотребнадзорның Чаллы территориаль идарәсе башлыгы Лемуза Нәфигуллина хәбәр итте.
Узган елда Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе кулланучыларга 24 млн сум акча кайтаруга ирешкән. Аның 549 мең сумын сатучылар ирекле рәвештә сатып алучыга кайтарган.
23,8 млн сумы суд аша сатып алучыларга кайтарылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә башлыгы Лемуза Нәфигуллина хәбәр итте.
2025 елда әлеге идарәгә 1,4 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Шикаятьләр ике төп юнәлеш буенча килгән: санитар-эпидемиологик иминлек (695) һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча 625.
Шәһәрдәшләрне йортларда яшәү шартлары канәгатьләндерми: тавыш дәрәҗәсе нормадан артык.
Шулай ук халыкны кибетләрдәге азык-төлелекнең сыйфатсыз булуы һәм җәмәгать туклану оешмаларында нормаларны бозу очраклары борчый.
Кулланучыларның хокуклары ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә аеруча күп бозыла.
Финанс оешмалары шикаятьләр буенча лидер. Шәһәрдәшләр финанс хезмәтләре алганда өстәп бирелә торган кредитлар өчен шикаять белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев