Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шаурма ашап агуланган кыз үлеменә бәйле яңа фактлар ачыкланган

Бүгенге көндә барлык продукция утильләштерелгән.

Тәтеш шәһәрендә шаурма ашап агуланган кыз үлгәннән соң ябылган «Нур» кафесында эчәк таягы бактерияләре һәм сальмонелла табылган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча: шаурма өчен әзер эчлектә, пешкән тавык итендә, тышкы тирәлектән юып алынган 4 үрнәктә эчәк таягы төркеме бактерияләре табылды, бу ризыкларны әзерләү технологиясе һәм савыт-саба юу режимы үтәлмәвен күрсәтә. Чи тавык итендә сальмонелла табылды», - дип белдерәләр ведомствода.

Бүгенге көндә барлык продукция утильләштерелгән. «Нур» кафесы эшчәнлеге 80 тәүлеккә туктатылган. Тикшерү бара.

Искәртик, 11 яшьлек кыз бала шаурма ашаганнан соң үлде. Фаҗига 23 августта булды. Эпидемиологик тикшерү үткәргәндә санитария табиблары кафеда күпсанлы закон таләпләре бозылуны ачыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев