Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәхси балалар бакчасында сабыйны кыйнаганнар?

Вакыйга Әлмәттә булган.

Әлмәт шәһәрендәге бер шәхси балалар бакчасы тирәсендә зур җәнҗал купты. Ике яшьлек баланың әнисе тәрбиячеләрне сабыйга кул күтәрүдә гаепли. Бу хакта "Светлый Альметьевск" басмасы хәбәр итә.

Баланың әнисе сүзләренчә, кызы бакчага ике көн баргач та үзгәргән — ул кинәт күтәрелгән кулдан курка башлаган. Хәлне ачыклау өчен, хатын-кыз баланың уенчыгына яшереп диктофон тыгып җибәргән. «Аудиоязмада тәрбияченең балаларга кычкыруы һәм тупас мөгамәләсе ишетелә», — дип белдерә сабыйның ата-анасы.

Моннан соң баланың әнисе бакча җитәкчелегеннән видеокамера язмаларын таләп иткән. Хатын-кыз белдерүенчә, видеода баланың кыйналуы ачык күренә.

Исегезгә төшерәбез: әлеге бакчада бала караган өчен ата-аналар аена якынча 15 мең сум түли. Зыян күргән баланың әнисе инде прокуратурага гариза язган. Балалар бакчасы хезмәткәрләре исә «бернинди кыйнау да булмады» дип белдерә һәм журналистларга комментарий бирүдән баш тарта.

(фото ясалма интеллект иҗаты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев