Сайлаучыларны Олег Газманов һәм Фирдүс Тямаев котлады
Яңалыклар тасмасы

Сайлаучыларны Олег Газманов һәм Фирдүс Тямаев котлады

Чаллыда 19:30 минутка 83,8 сайлаучы тавыш бирде. Бу 304 мең 348 кеше. Сайлауга килүчеләр арасында Комсомол районы беренчелекне бирмәде. Биредә сайлаучыларның 88, 3% тавыш бирде. Икенче урында Автозавод районы (83,2% ). 83,1 % белән Үзәк районы өченче урында. Үз гражданлык бурычларын үтәүчеләр Яр буе мәйданынаюл тотты. Биредә 18:00 сәгатьтә Бердәм...

Чаллыда 19:30 минутка 83,8 сайлаучы тавыш бирде. Бу 304 мең 348 кеше. Сайлауга килүчеләр арасында Комсомол районы беренчелекне бирмәде. Биредә сайлаучыларның 88, 3% тавыш бирде. Икенче урында Автозавод районы (83,2% ). 83,1 % белән Үзәк районы өченче урында. Үз гражданлык бурычларын үтәүчеләр Яр буе мәйданынаюл тотты. Биредә 18:00 сәгатьтә Бердәм сайлау көне уңаеннан бәйрәм концерты башланды. Аның кысаларында Чаллының сәнгать коллективлары, шулай ук махсус кунаклар - Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Оештыручылар белдерүенчә якынча мәйданга 25 мең кеше килде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев