Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәүдә үзәгендә 600 кеше прививка ясаткан

Чаллыда коронавирустан беренче компонентны 34500 кеше ясаткан, икенчесен – 24492 кеше

 Бүгенге көндә шәһәрдәшләргә ике төр вакцина тәкъдим ителә: Спутник и ЭпиВак. Вакцина җитәрлек, теләгән һәр кеше прививка ясата ала. Аны медицина оешмаларындагы прививка кабинетларында һәм «Омега» сәүдә үзәгендә дә ясатырга мөмкин. Биредә әлегә 600 артык кеше ясаткан. Поликлиникаларда шәһәребезнең оешма һәм предприятияләренә чыгу өчен мобиль бригадалар оештырылган.

Май бәйрәмнәрендә вакицнация дәвалау оешмасының эш тәртибеннән чыгып ясала. «Омега» сәүдә үзәгендә прививканы 13.00тән 19га кадәр ясатырга була.

4 майдан алып 7 майга кадәр өлкәннәр һәм балалар шифаханәләрендә участок табиблары һәм тар белгечләр кабул итәчәк. Кичектергесез ярдәм дежур кабинетларда оештырыла. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарлар эшли.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина