Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрьдә кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле

1 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан да төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә түләүләр булырга мөмкин.

1 сентябрьдән кабат пенсияләрне индексацияличәкләр. Иң элек бу августта 80 яше тулачак кешеләргә кагыла. Аларның иминият пенсиясенә (8134 сум 88 тиен) фиксацияләнгән түләүне ике тапкыр арттырачаклар. Ул 16 269 сум 76 тиен тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, әле яңа гына беренче төркем инвалидлык алучыларның яки Россия Социаль фондыннан ниндидер нигезләр буенча пенсияне яңадан исәпләүне сораган кешеләрнең дә пенсиясе артыр дип көтелә.

1 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне. уңаеннан федераль түләүләр юк, әмма төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә ул булырга мөмкин. Ярдәмнең күләмен һәм масштабын төбәкләр үзләре билгели. Пенсионерлар түләүләрне, булган очракта, сентябрьдә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев