Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрьгә өлгертерләрме? Чаллыда ике яңа мәктәп төзелә

Мәгариф учреждениеләре 1501 урынга исәпләнгән .

Чаллының 34нче микрорайондагы мәктәптә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта бинага бару юллары эшләнә, территория тәртипкә китерелә. 1 сентябрьдә биредә 1501 укучы укый башлый. 

«Притяжение» микрорайонындагы 1501 урынга исәпләнгән мәктәптә дә бизәү-сылау, инженерлык системаларын монтажлау, территорияне тәртипкә китерү эшләре төгәлләнеп килә. 

Ике мәктәптә дә икешәр бассейн, икешәр спорт залы, волейбол һәм футбол мәйданчыклары, зур һәм заманча актлар залы булачак. Мәгариф учреждениеләре яңа ук елына 90% әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф