Сессия бер минут тынлык белән башланып китте
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны искә алдылар.
Чаллыда Шәһәр Советы сессиясе башланып китте. Аның эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлар, депутатлар катнаша.
Сессия махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2025 елда башкарылган эшләр турындагы хисабын махсус хәрби операция темасыннан башлап җибәрде.
Ул Чаллы егете Сергей Чебневның батырларча һәлак булганнан соң Россия Герое исеменә лаек булуын әйтте. Залда утырган геройның әнисе Ольга Чебневага шундый ул тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт әйтте. Сәламәтлек, озын гомер теләде.
Зал Ольга Константиновна Чебневаны басып сәламләде.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Чебнев 2024 елда Курск өлкәсендә барган көрәштә һәлак булды. Ул үзенең гомере барәбәренә егетләрне коткарып калды. 2024 елның 23 ноябрендә аңа Россия Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев