Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сезнең ирегез безгә акча тиеш!»

Мошенниклар хәзер кредиторлар булып шалтырата.

Мошенниклар яңа алдау ысулын улйлап тапкан. Хәзер алар кредиторлар булып шалтырата. Шулай 28 яшьлек Чаллы кызын да алдамакчы булалар. "Ирегезнең бурычы бар. Акчаны кайтарсын", - дип 37,5 мең сум сорыйлар. Шәһәрдәш белән элемтәгә кредитор үзе чыга.  Акча күчерү өчен сылтама язып җибәрә. 

Әмма Чаллы кызы акча күчерергә ашыкмый. Полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары шалтыратучыларның чыннан да мошенник булуын дәлилли. Алар Санкт-Петербургта теркәлгән номер буенча шалтыраткан була. Хәзер ялган кредиторлар эзләүдә. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев