Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәфәрне күчереп була

Әгәр сез барасы төбәктә чикләүләр кертелсә, кешбэк программасы буенча юллама сатып алган сәяхәтчеләр сәфәрне башка вакытка күчерә ала.

Әгәр сез барасы төбәктә чикләүләр кертелсә, кешбэк программасы буенча юллама сатып алган сәяхәтчеләр сәфәрне башка вакытка күчерә ала. Бу турыда Туризм буенча федераль агентлыкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кешбэк буенча бу төбәктә тур яки кунакханәдә урын броньлаган турист туроператор яки кунакханә белән килешеп, сәфәрне күчерә ала, әмма 2021 елның 31 декабренә кадәр генә», — дип ачыклык кертте Ростуризм.

Кешбэк исәпләүләре сакланачак.

Россия буенча акчаны өлешчә кайтару мөмкинлеге белән турлар сату программасының беренче этабы 21—28 августта узды, икенчесе — 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр. Программаның икенче этабында ике төннән (элек дүрт иде) башлап сәфәрләр катнаша иде, 10 гыйнварны кертеп кешбэк белән тур алып була иде. Тур бәясенең 20 процентын (иң күбе 20 мең сум) кайтаралар.

Тур бәясенең 20 процентын кайтару теләсә нинди суммадагы турларга да кагыла иде. Туристларга кайтарыла торган сумма 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттырылды.

Ростуризм мәгълүматлары буенча, 2020 елда туристлар программа буенча 6,5 миллиард сум сарыф иткән. Дәүләт аларга 1,5 миллиард сумны кире кайтарган. Бу инициативаны киләсе елга да озайттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев