«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Халкым чишмәсе»татар милли иҗаты республика яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды.
Быел чарада катнашучылар саны артты. Анда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 120 дән артык гариза бирелде.
Фестиваль: «Сәнгатьле уку», «Вокал», «Хореография» «Инструменталь музыка», «Милли костюмнар тәкъдим итү», «Милли кул эшләре күргәзмәсе», «Чараларны һәм программаларны алып баручы» кебек номинацияләрне үз эченә алды.
Фестивальнең Гала-концерты 3 декабрьдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак.
Нет комментариев