Шәһәр автогиганты уңышлы эшли
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте ноябрь ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Автомобильләр җыю, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 20,6%ка арткан. 11 айда автогигантта барлыгы 39 658 автомобиль җыелган, аның 4 152се ноябрь аена туры килә. Кулланучылар автогиганттан ноябрьдә – 4 448, ә 11 айда 43 286 двигатель һәм агрегат алганнар. Запас частьләр ясау да 25%ка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев