Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Россия солдатлары янында

Солдатларга көнкүреш кирәк-яраклары, күчтәнәчләр җыеп икенче кат Украинага киткән иде.

Газетабызда игелекле эшмәкәр Фәрит Зариповның Россия солдатларына гуманитар ярдәм оештыруы туырнда язган идек инде. Исегезгә төшерәбез, Фәрит Зарипов социаль челтәрләрдә Украинада хәрби хәрәкәттә катнашучыларның нинди шартларда көрәшүен күреп, солдатларга ярдәм йөзеннән «Фронтка хатлар» дигән акция оештырды. Солдатларга көнкүреш кирәк-яраклары, күчтәнәчләр җыеп икенче кат Украинага киткән иде.  Фәрит әфәнде әйтүенчә, ярдәм адреслы булырга тиеш.

Шуңа күрә, Россия Оборона министрлыгы белән элемтәгә кереп, Мариуполь, Луганск якларында хәрби хезмәт үтүче 150нче мотоукчылар дивизиясе солдатларына  ярдәм оештырырга булды.

Фәрит абый юлдашлары белән Россия солдатлары янына барып җиткән. Халык, предприятие һәм оешмалар ярдәме белән җыелган кирәк-ярак, азык-төлекне, балаларның хатларын һәм рәсемнәрен егетләргә тапшырган. Солдатлар рәхмәт йөзеннән Чаллылыларга үзләренең флагларын биреп җибәргәннәр. Ураза гаеты алдыннан кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Фотолар Фәрит Зариповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт гуманитар ярдәм