Самарада Идел буе федераль округында "таможня эше" белгечлеге буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасының II этабына йомгак ясадылар.
"Вәзгыять мәсьәләләрен хәл итү" номинациясендә III урынны КФУның Чаллы институты 5 курс студенты Макар Монахов алды. Ул һәм олимпиаданың башка призерлары ТПП президенты Валерий Фомичевның мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Сүз уңаеннан, Макар Чаллыдагы ТППда җитештерү практикасы уза.
Нет комментариев