Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребез суррогат әниләр турында нинди фикердә? - ОПРОС

Шул турыда сораштыру үткәрдек.

Рузилә Фәхриева, тәрбияче:

– Суррогат әниләргә уңай карыйм. Чөнки үзе бала таба алмаган хатын-кызлар өчен бу бердәнбер ярдәм чарасы булып тора. Хәзер күп артистлар да суррогат әниләр ярдәменнән файдалана. Бәби алып кайта алмасам, үзем дә баш тартмас идем, тик менә үзем беркайчан да суррогат әни булырга теләмим. Чөнки андый сәламәтлегем юк. Үземнең ике балам белән дә көчкә йөрдем, гел хастаханәләрдә ятарга туры килде. 

Айрат Галимуллин, сатучы:

–  Мин суррогат әниләргә каршы түгел. Тик үземнең хатыныма андый адымга барырга рөхсәт итмәс идем. Өйләнгәнче, ул кемгәдер бала табып биргән булса, анысын кичерер идем. Ә болай, нинди генә акчалар тәкъдим итсәләр дә, ризалык бирмәячәкмен.

Алсу һәм Фаяз Исмәгыйлевлар, бухгалтер, шофер:

– Минем фикерем ике яклы: бер яктан, үзе бала таба алмаган хатын-кыз өчен бу бик яхшы ысул, әлбәттә. Икенче яктан, мин моңа каршы, чөнки суррогат әни дә, аның баласы да берничек тә якланмаган. Законлы булса да, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Суррогат әнигә, күп очракта, акча эшләү өчен баралар, тик аларны алдаучылар да күп.
– Мин балаларны бик яратам. Ничек инде аларны «сатарга» була?! Моны күз алдына да китерә алмыйм. Үз карыныңда үскән нарасыйны ни йөрәгең белән биреп җибәрәсең ди?! Мин бу адымга беркайчан да бармаячакмын. 

Светлана Федорова, хуҗабикә:

– Булачак әти-әни һәм суррогат әни белән мөнәсәбәтләр ничек булыр, суррогат әнинең баланы үзендә калдырасы килмәсме? Сораулар бик күп. Шәхсән үзем кемгә дә булса бәби алып кайтып бирә алмас идем. Рухи яктан да, физиологик яктан да мин моңа әзер түгел. Ирем исә, бик зур акчаларга, мәсәлән, йорт төзүгә җитәрлек булса, ризалыгын бирер иде, дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан, суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова "Шәһри Чаллы"га интервью бирде: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым". Интервьюны монда басып укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос

2
X