Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шә­һә­ре­без икен­че урын­да

Чал­лы Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сын­да яшь­ләр бе­лән эш­ләү бу­ен­ча рес­публи­ка­да икен­че урын­да. Рей­тинг­ны ТР Яшь­ләр эш­лә­ре бу­ен­ча ми­нис­тр­лы­гы­ның йом­гак­лау кол­ле­ги­я­сен­дә игъ­лан ит­те­ләр.

Кай­бер ин­ди­ка­тор­лар­ны яңар­ту, ак­ту­аль бул­ма­ган күр­сәт­кеч­ләр­не җы­еп алу ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­де. Мә­сә­лән, сту­дент­ла­ры бул­ма­ган ра­йон­нар­да, бә­я­лә­ү­дән сту­дент­лар от­ряд­ла­ры­на яр­дәм итү кри­те­рий­ла­рын тө­ше­реп кал­дыр­ды­лар.
2020 ел­да му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ның бә­я­лә­нүе, яшь­ләр сә­я­сә­те­нең өс­тен­лек­ле юнә­леш­лә­ре­нә дә ка­гы­ла – яшь га­и­лә­ләр­гә яр­дәм итү­гә, яшәү уры­ны бу­ен­ча яшүс­мер­ләр клуб­ла­рын үс­те­рү­гә, эш­лә­ү­че яшь­ләр­гә яр­дәм итү­гә бәй­ле бу­ла­чак.
Чал­лы шу­лай ук яшь­ләр өчен грант­лар җә­леп итү бу­ен­ча да бил­ге­ләп үтел­де, Ка­зан­нан соң икен­че урын ал­ды. Шә­һәр яшь­лә­ре та­ра­фын­нан бар­лы­гы ал­ты млн сум­нан ар­тык ак­ча җә­леп ител­де.
Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов яшь­ләр үзәк­лә­рен яңар­ту бу­ен­ча яңа прог­рам­ма­ны эш­лә­теп җи­бә­рү ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те, аңа ТР бюд­же­тын­нан 5 ел­га 2 млрд сум ак­ча бү­леп би­ре­лә­чәк. Чал­лы­да әле­ге прог­рам­ма­га өлеш­чә “Нур” һәм “Шат­лык” яшь­ләр үзәк­лә­ре кер­гән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев