Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» «Без - игезәкләр» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

Кемнәр алар җиңүчеләребез?

«Шәһри Чаллы» газетасы сайтында «Без – игезәкләр» дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек.  Анда барлыгы 11 пар игезәк катнашты. Бер ай буена тавыш җирү  киеренке барды. 
Нәтиҗәдә «Без – игезәкләр!» бәйгесендә җиңүчеләр дип Гөлназ Гыймаева белән Гөлнара Кукарина табылды. Алар өчен сайтта 761 кеше тавыш бирде. «Бәйгедә катнаштырган һәм затлы бүләк  өчен «Шәһри Чаллы»га рәхмәт. Безне яклап тавыш биргән туганнарыбызга, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә дә Аллаһының рәхмәте яусын», – диләр Гөлназ белән Гөлнара.

Кызлар Чаллыда билгеле. Алар 6 яшьтән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү арты җиңү яуладылар. Хәтта «Көмеш кыңгырау» газетасы Г.Камал театрында уздырган республикакүләм игезәкләр бәйгесендә дә җиңделәр. Ул чагында алар өчен җырчы, автор башкаручы Гөлсинә Сабирова махсус җыр язган иде. Кызлар җырларга яраталар. Бүгенге көндә Гөлнара гаиләсе белән Мәскәүдә яши, университтета эшли. Гөлназ исә «Татэнергосбыт» оешмасы – хезмәткәре. Алар мөмкинлекләре булган саен очрашлар, дус һәм тату булып яшиләр.

«Бу – безнең өчен шатлыклы вакыйга. Бүген гаиләләребез белән диңгезгә ял итәргә китәбез.  «Шәһри Чаллы»ның «Без – игезәкләр» бәйгесендә җиңүебез Чистай районы Исләй авылында яшәүче әниебез Тәзкирә Әхмәтҗанованың юбилеена бүләк булды. Без әниебезгә бик рәхмәтле», – диләр кызлар.

«Шәһри Чаллы» газетасының баш редактор урынбасары Илшат Солтанов бәйгедә катнашкан, туган телебезне яраткан өчен рәхмәт әйтеп, Гөлнара белән Гөлназга партнерыбыз «Рәхмәт» кибетенең матур калфакларын бүләк итте. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, Гөлназ белән Гөлнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният калфаклы бәйге