"Шәһри Чаллы" газетасы шәһәребезнең "Рәхмәт" кибете белән берлектә фотобәйге игълан итә.
Инстаграм аккаунтыбызда баручы бу чара Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Бәйгенең төп шарты буенча катнашучылар үз әтиләре, бабайлары, тормыш иптәше, абыйлары, улларының чын ир-егетләргә хас сыйфатларын чагылдырган фотоларын Директка яки 8 908 333 0370 номерына җибәререгә тиеш.
Эчтәлек һәм форма буенча чикләүләр юк. Кабул итү вакыты - 18 нче февраль, 18 сәгатькә кадәр. Җиңүчене рәсми сайтыбызда 19, 20, 21нче февраль көннәрендә тавыш бирү юлы белән билгелиячәкбез. 21 нче февраль төгәл 15 сәгатьтә тавыш бирү тәмамлана.
Җиңүчегә затлы бүләк - табигый (чын) таштан ясалган матур дисбе "Рәхмәт" кибетеннән. Уңышлар телибез!
Нет комментариев