“Шәһри Чаллы” ышанычлы киңәшче
Газета-журналларга язылу төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Үзебезнең татар матбугатына язылып без телебезне, динебезне, әдәбият-сәнгатебезне саклап калырга зур өлеш кертәбез. Хәзер интрнент заманы булса да, газетада басылган хәбәрләрне, кызыклы язмаларны укып уйланып утыру үзе бер җан рәхәте бит ул!
"Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләре һәрвакыт халык мәнфәгәтен кайгыртып эш итә: безнең материалларда тормыш һәм милләт сулышы, төгәл, файдалы мәгълүмат.Инде әйткәнебезчә, "Шәһри Чаллы"га да язылу көннәре бик аз калды, июнь ае ахрына кадәр."Татмедиа" җитәкчелеге игълан иткән #Әти-әнеңнеЯздыр#ТуганнарыңныЯздыр акциясе республикабызда колач җәйде. Министрлардан башлап гади халыкка кадәр аңа кушылды.Шул исәптән "Шәһри Чаллы"га яздыручылар шактый. Зур рәхмәт сезгә!Әле шушы көннәрдә редакциябездә шәхси эшмәкәр Фәргать Гаяз улы Хәмитов булып китте. Ул алдан газетабызга яздыру компаниясендә ярдәм итәргә теләк белдергән иде. Акциягә кушылып Фәргать әфәнде туганнарына, якыннарына "Шәһри Чаллы"ны яздырды. Эллекеге Сабантуйлар батырына бик рәхмәтле без. Башка эшмәкәрләр дә аның үрнәгенә иярсен иде.
"Шәһри Чаллы"га язылыгыз, ул һәрвакыт сезнең ышанычлы киңәшчегез булыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев