“Шәһри Чаллы”да яңа сәхифә
"Шәһри Чаллы" газетасында "Арумысыз" дип исемләнгән өр яңа рубрика чыга башлады. Аның кысаларында шәһәребездә гомер итүче керәшен дусларыбыз, аларның тормыш-көнкүрешеннән кызыклы вакыйгалар, йола-бәйрәмнәр айга бер тапкыр яктыртылып барачак. Сәхифәнең беренче кунагы Чаллыбызда яшәп иҗат итүче җырчы-композитор Анна Гыйльметдинова. Ул үзенең иҗади планнары, уй-фикерләре белән уртаклаша. Шулай ук газета укучыларга керәшен...
"Шәһри Чаллы" газетасында "Арумысыз" дип исемләнгән өр яңа рубрика чыга башлады.
Аның кысаларында шәһәребездә гомер итүче керәшен дусларыбыз, аларның тормыш-көнкүрешеннән кызыклы вакыйгалар, йола-бәйрәмнәр айга бер тапкыр яктыртылып барачак. Сәхифәнең беренче кунагы Чаллыбызда яшәп иҗат итүче җырчы-композитор Анна Гыйльметдинова. Ул үзенең иҗади планнары, уй-фикерләре белән уртаклаша. Шулай ук газета укучыларга керәшен халкының милли йоласы "Нардуган"нан бәйрәм репортажы тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев