Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне бизәүчеләр билгеле

Чаллыны яңа елга иң яхшы бизәүче предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бүләкләнде

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Чаллыны яңа елга иң яхшы бизәүче предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бүләкләде. “Район чыршысын иң яхшы бизүче” номинациясендә Рим Сафиуллин җитәкчелегендәге “Мәдәният һәм ял паркы” коллективы беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. “Микрорайон территориясен иң матур бизәүче” номинациясендә Суар микрорайонындагы балалар мәйданчыгын бизәгән Әнвәр Таһиров җиңде. Бюджет оешмалары арасында Илүсә Гамманова җитәкчелегендәге “Шатлык” балалар бакчасы икенче урын яулады. Коммерцияле оешмалар арасында Наилә Саттарова җитәкчелегендәге “Опен Сити Отель” компаниясе призлы урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев