Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне яңа елга иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар

Чаллыда шәһәрне яңа елга бизәү буенча традицион бәйге башланды.

Җиңүчеләр «Иң яхшы бизәлгән район чыршысы», «Иң яхшы бизәлгән микрорайон чыршысы», «Иң яхшы бизәлгән оешма территориясе» номинацияләре буенча билгеләнә. Соңгы номинациядә бюджет, коммерция һәм сәнәгать предприятиеләре арасында җиңүчеләр ачыклана. Әлеге бәйгедә шулай ук физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала. Бәйге ике этапта: 21 – 27 декабрьдә, быелның 28 декабрь – 2022 елның 12 гыйнварына кадәр үтә.  
Махсус комиссия җиңүчеләрне ачыклаганда территорияләрнең үзенчәлекле бизәлешенә, биналардагы яңа ел котлавына, ут-иллюминацияләренә, территорияләрдәге боз фигуралары һәм скульптураларның куелышын исәпкә алачак. 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2022 елда булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел