Штрафлар 1 миллионга җитте!
Русия Дәүләт думасы Җинаять кодексының 128.1 мәддәсенә («яла ягу») төзәтмәләр кертә торган закон кабул итте
Аның нигезендә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләреннән, шул исәптән Интернеттан, файдаланып, халыкка, берничә кешегә, шул исәптән шәхси белмәгән затларга, карата ялган хәбәр тараткан өчен җаваплылык артты.
Закон нигезендә Интернетта, киңкүләм мәгълүмат чараларында яисә кайдадыр чыгышта яла ягу - 1 миллион сумга кадәр штраф, яки 240 сәгатькә кадәр мотлак эшләр, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ике айга кадәр кулга алу яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.
Башка квалификацияле билгеләр буенча да җаваплылык катгыйлана. Әйтик, үз хезмәт вазыйфасыннан файдаланып кылынган яла ягу - өч елга кадәр; кешенең тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы чирдән җәфа чигүе турында хәбәр тарату дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән яный.
Көчләү, авыр яисә аеруча авыр җинаять кылуда яла ягу гаепләүләре биш елга кадәр җәза белән яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев