Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шикле әйбергә кагылмагыз!

Татарстанлыларга хуҗасыз әйбер тапканда үтәргә кирәк булган иминлек кагыйдәләрен атадылар.

Ашыгыч хезмәтләр Татарстан халкына хуҗасыз әйберләр тапканда нишләргә кирәклеге турында искәртте. Моның сәбәбе – Красногорск шәһәрендә булган фаҗига. Анда малай җирдә яткан 10 сумлык купюраны алмакчы булган һәм җитди җәрәхәтләр алган. Акча астына кулдан ясалган шартлаткыч җайланма куелган булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе гражданнарны уяу булырга һәм иминлек чараларын төгәл үтәргә чакыра.
Катгый рәвештә тыела:
•    шикле әйберләргә тияргә, күчерергә яки ачарга;
•    шикле әйбер янында кәрәзле телефоннан файдаланырга;
•    табылган әйберләр янына балаларны һәм башка кешеләрне якын китерергә.
Киңәш ителә:
•    кичекмәстән куркынычсыз арага китәргә;
•    табылган әйбер турында 112 телефонына хәбәр итәргә;
•    тирә-юньдәгеләрне кисәтергә;
•    белгечләр килгәнне көтәргә.
Куркыныч әйберләр җәмәгать урыннарында – транспортта, подъездларда, ишегалларында, сәүдә үзәкләрендә, балалар мәйданчыкларында һәм мәктәпләр янында булырга мөмкин.
Ашыгыч ярдәм хезмәтләре балалар белән профилактик сөйләшүләр үткәрергә кирәк булуга аерым игътибар итә. Аларга урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга яки акчаларга кагылырга ярамый, ә шикле әйбер тапкан очракта кичекмәстән олыларга яки 112 номерына хәбәр итәргә кирәк, дип аңлатырга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 пожар огонь мчс бала ана капиталы Һәлакәт