Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар: карлы яңгыр, буран, бозлавык

Татарстанда аномаль һава торышы.

Алдагы көннәрдә дә республикада карлы яңгырлар явачак. Урыны белән буран көтелә. Җил секундына 17 метр тизлектә исәчәк. Иртәнге һәм төнге якта томан төшүе ихтимал, ди ТР гидрометеорология үзәге.

10 январь, җомга көндез -3..+1 булса, төнлә -6 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне дә көндез +3, кичкә катыра. Шуңа күрә юлларда бозлавык булачак. 11 январьдан көнне суыта башлый. Көндез -1..-6, төнлә -3..-8 градус. 

Синоптиклар фаразлавынча, 13,14 январьда республикага салкын атмосфера фронты киләчәк. 13 январь һава температурасы көндез -5, төнлә -12 кадәр төшәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев