Синоптиклар яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы турында кисәтә
Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил булачагы көтелә.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада җил секундына 16 – 21 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә, 4 июньдә, республикада һава температурасы төнлә 7 – 12 градус булачак. Көндез 18 дән 23 градуска җитәчәк.
Күпчелек районнарда, кыска вакытлы яңгырлар булачак.
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев