Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сирень Хәмитова: «Бәла булмый калды»

Шәһәрдәшебез шатлыгы белән уртаклашты.

Безнең белән элемтәгә шәһәрдәшебез Сирень Хәмитова чыкты. Ул ГЭС белән ЗЯБны тоташтыручы күпернең, төгәлрәге, күпер астыннан әйләнмәле юл ясалып беткәч тә бу юлның кеше гомере өчен куркыныч булуы турында сөйләгән иде. 

«ГЭСны ЗЯБ белән тоташтыручы күпердән кеше өзелми. Бу җәяүлеләр өчен бердәнбер юл. Дөресен әйткәндә, монда җәяү йөрүе дә рәхәт, елның нинди фасылы булмасын, бик матур пейзаж. Чулман, үрдәкләр йөзә, Габдулла Тукай исемендәге Яр буе паркында кешеләр ял итә. Инде менә яңа юл да ясап куйдылар. Тик күперне чыккан җирдән башлап яңа куелган тукталышка кадәрге ара кеше гомере өчен куркыныч. Уңда биек яр, сулда трамвай юлы. Җитмәсә, күпер белән тротуар тоташкан җирдә яр убыла башлаган. Нечкә генә катламлы асфальт җимерелергә тора. Ә бит моннан балалы, коляскалы, өлкән яшьтәге кешеләр дә йөри. Этешә-төртешә яшүсмерләр үтеп китә. Трамвай бәрерме, ярдан егылырмынмы дип курка-курка йөрисе», – дип борчылды шәһәрдәшебез. 

Шушы көннәрдә Сирень ханым эш башланды дип шатлыгы белән уртаклашты. Җәүлеләр йөри торган юл буена тимер коймалар куя башладылар.

«Күп калмады, тиздән коймаларны тотып бетерәләр. “Шәһри Чаллы” редакциясенә, җитәкчеләргә һәм эшчеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһка шөкер, бәла булмый калды!» – ди Сирень Хәмитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев