Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Скандинавия йөреше буенча бушлай курсларның май аена графигы билгеле

Дәресләрне тәҗрибәле белгечләр, инструкторлар алып бара.

Атнаның һәр 2 көнендә шәһәрнең 4 паркында сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр өчен скандивания йөреше буенча дәресләр үткәрелә. Аларны сертификаты булган белгечләр, тәҗрибәле инструкторлар алып бара. 

Гренада, мәдәният һәм ял паркында дәресләр һәр чәршәмбе уза. Г.Тукай исемендәге яр буе һәм Энтузиастлар бульварында – пәнҗешмбе көнне. 

 Скандинавия йөрешенең файдасы турында да искәртеп китү урынлы булыр: 
1. тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота;
2. тәннең 90% мускулын эшләтә;
3. гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46%ка күбрәк яндыра;
4. йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә;
5. үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта; гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә; 
6. арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы;
7. координацияне яхшырта;
8. спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул;
9. терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара;
10 физологик һәм психологик гормонияне яхшырта.

Исегезгә төшерәбез, паркларда үтүче әлеге курслар бушлай. Аны "Россия пенсионерлары союзы"ның Чаллы бүлеге гамәлгә куя. Бу хакта монда язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев