Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Складны хәтерләтә бит бу!" - Чаллыда ремонт бара торган Халыклар дуслыгы йортын тәнкыйтьләделәр

Чаллыда шәһәрдәшләр «Чишмә» халыклар дуслыгы йортының яңа фасадын матур дип бәяләмәделәр. Шәһәр халкы аны склад яки гипермаркет белән чагыштырган.

Учреждениедә капиталь ремонт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән узды. Финанслауга шәһәр советы депутаты, республиканың халык артисты Виталий Агапов иреште. Бүген эшләр төгәлләнде диярлек.

Халыклар дуслыгы йортыныңфасады турында шәһәр пабликларында фикер алышалар һәм хәтта охшаш фасад белән склад фотосын да урнаштырганнар.

"Фасад ниндидер гипермаркет яки складны хәтерләтә", - дип яза кешеләр.

"Фасад искиткеч ямьсез. Искене тәртипкә китерсәләр яхшырак булыр иде».

"Яхшырак та эшли алалар иде... барлык дәүләт учреждениеләре һәм бакчалар да бертөрле эшли. Миңа калса, ямьсез, нык ямьсез».

"Кем төсләрне сайлаган? Ни өчен тавыш бирү ясамадыгыз?".

- Бирелгән финанс суммага әллә ниләр эшләп булмый! Анда бит билгеле бер сумма, билгеле бер смета, - дип комментарий биргән иде элегрәк Виталий Агапов. - Халыклар дуслыгы йортына нкүпме кеше, күпме коллектив йөри. Һәркайсыннан фикерләрен сорасалар, эш бармый бит. Ә төзүчеләрнең бурычы - бүлеп бирелгән акчага дуслык йортын матур итү. Без үз теләкләребезне башта җиткердек. Бүлеп бирелгән акча кысаларында, бездә булган квадрат метрлар кысаларында, төзүчеләр булдыра алганның барысын да эшләргә тырыша.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы