Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Скрипкачы Динә Закирова: «Башка сыйдыра алмаслык кайгы килде»

«Без Фәрит абый Бикчәнтәев белән бергә елыйбыз. Урыны җәннәттә булсын», – ди ул.

Бүген татар театр сәнгатенә зур кайгы килде: авырудан соң Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева мәңгелеккә күзләрен йомды. 

«Башка сыйдыра алмаслык тирән кайгы килде. Без гаиләбез белән Наилә апаны ярата идек. Ул да яшьләрне, аеруча гаиләлеләрне үз баласы кебек якын итә иде. Һәрвакыт хәлләрне сорашып, аналарча кайгырта иде. Илнур Әтнә якларыннан  булганга безне аеруча ярата иде. 

«Әтәч менгән читәнгә» спектакленнән соң мин аны һәрвакыт өенә кайтара идем. Ул күчтәнәчләр бирә иде. Безне һәрдаим кайгыртты. Аның юклыгы башка да сыймый. Бу – безнең гаилә өчен дә зур кайгы. Сагынырбыз, юксынырбыз. Без Фәрит абый Бикчәнтәев белән бергә елыйбыз. Урыны җәннәттә булсын», – ди Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Динә Закирова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем