Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Скрипкачы Динә Закировага ире нинди хәбәр җиткергән?

«Бу - зур дәрәҗә», - ди музыкант.

Шәһәрдәшебез, Г.Камал театры оркестры музыканты. талантлы скрипкачы Динә Закировага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Без Динәне әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булуы белән котлыйбыз.  

–  Иң беренче булып ирем, Илнур Закиров котлады. Мин бу хәбәрне ишеткәч, бик сөендем. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, шулай бәяләүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Мактаулы исем алу – ул дәрәҗә, киләчәктә дә халкым өчен иҗат итәргә, эшләргә стимул. 

Әти-әниемә, тамашачыларыма, Г.Камал театры коллективына, Татарстан җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.

Кичә театрыбызда гомум җыелыш булды. Шунда бу хәбәрне директорыбыз Илфир Якупов  хәбәр итте. Җыелыш  сәгать 11дә башланды. Ә мине бүләкләү турындагы Указга ТР Рәисе 26 июньдә 10 сәгать 50 минутта кул куйган.  Шулай итеп бөтен труппа минем сөенечемне уртаклашты, – диде Динә Закирова «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скрипкачы татарстанның атказанган артисты