Сәламәтлек саклау министрлыгы: Әлегә ковидның өченче дулкыны турында сөйләргә иртәрәк
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Әлегә ковидның өченче дулкыны турында сөйләргә иртәрәк

Мурашко сүзләренчә, Covid-19 авыруы көннән-көн кими бара, әмма моның белән барлык белгечләр дә килешеп бетми.

Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясенең өченче дулкыны башлану турындагы сөйләргә иртәрәк . Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

«<...> авырулар саны көн саен кими бара, шуңа күрә әлегә өченче дулкын турында сөйләргә иртәрәк», — диде министр Беренче каналдагы «Док-ток» тапшыруы эфирында.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренчә, коронавирус белән авырган кешеләрнең күбесендә Covid-19га иммунитет формалаша.

Элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова Россиядә Covid-19 инфекциясе таралуның өченче дулкыны булу мөмкинлеге турында әйткән иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев