Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне Мәскәү педагогларыннан мастер-классларда катнашырга чакыралар

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән мастер-классларда катнашу өчен Чаллы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, ә Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан сәләтле балалар да чакырылган.

«Менә инде берничә ел Яр Чаллыда РФ халык артисты, «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды Президенты Денис Мацуев белән берлектә минем округның яшь сәләтле балалары өчен укыту модульләре оештырабыз. Балаларның мондый чараларда катнашуы – иҗади үсешкә, яңа үрләргә рухландырырга сәләтле дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

«Район сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырдык, анда тыңлауларга һәм мастер-классларга әзерлеккә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирелде», – дип шәрехләде парламентарий.

Быел фортепиано, баян/аккордеон, академик вокал һәм рәсем сәнгате кебек белгечлекләр буенча дәресләр оештырылачак. Моннан тыш, Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия Фонды стипендиясенә конкурс сайлап алуы узачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы