Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Снимай юбку, будь мужиком" - Элвин Грейның итәгенә бәйләнәләр

Элвин Грей рус эстрадасы йолдызлары тирәсендә йөри бу арада. Бер көнне Григорий Лепс белән дусларча видео төшереп элгән иде.

Бүген исә Михаил Галустян белән фото урнаштырган. "Мистер харизматичность" дип атаган ул бу кардәшен. "Матбугат.ру" күзәтүчесе исә башка детальгә игътибар итте.

Элвин Грейның Нина Гришина исемле укучысы пост астында мондый комментарий калдырган: "Снимай свою юбку, будь мужиком". "А это как?" дип җавап биргән аңа Элвин.

Нинаның фикерен күпләр уртаклаша булса кирәк, чөнки бу язманы әзерләгән арада комментарий 100дән артык лайк җыйган иде. Шул ук вакытта Радик Юльякшинны яклаучылар да табылды: "Это стильно! Это имидж. Рәхәтләнеп кисен", "давайте тогда запретим брюки женщинам", "таких мужиков как Радик еще нужно повстречать! Уж он мужик, так мужик". 

Элвин Грейның киемнәре, чыннан да, башка артистларныкыннан аерылып тора. Йә асфальт җәючеләрнеке сыман ботинка, йә озын итәк, йә космонавтларныкы сыман ялтыравык кием. Әгәр якын арада стилен үзгәртсә, димәк, Нинаның сүзләре үткән була. Үзгәртмәсә - үтмәгән. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев